Машина йөртүгә хокукы булмаган килеш
8 апрельдә 13 сәгать 15 минутта «Яр Чаллы – Нефтебаза – Круглое Поле поселогы» автомобиль юлының дүртенче километрында Чаллы шәһәрендә яшәүче 2005 елда туган шофер, «Лада Гранта» автомобилендә,
«Ивушка» бакчачылык ширкате юнәлешендә Круглое Поле поселогы ягыннан барганда, транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булмаган килеш, тизлекне артырган һәм идарә итүне югалтып,, каршы як юл читенә төшеп каланган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә шоферны һәм өч пассажирны, баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе һәм башка яралар белән Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә китерәләр.
Авария вакытында шофер һәм пассажирлар куркынычсызлык каешы белән бәйләнмәгән булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев