Машинасына ут төртеп туганыннан үч алган
Узган ялларда Мусабай Завод авылында 40 һәм 29 яшьлек, бер-берсенә туган булган ир-атлар алкогольле эчемлекләр кулланып ял итәләр һәм сүз ара сүз чыгып бәхәсләшеп китәләр. Икенче көнне үч итеп берсе икенчесенең «Газель» машинасына ут төртә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә автомобильнең алгы өлеше, двигателе, кабинасы янган була. Тикшерү вакытында «Газель» хуҗасының туганы...
Узган ялларда Мусабай Завод авылында 40 һәм 29 яшьлек, бер-берсенә туган булган ир-атлар алкогольле эчемлекләр кулланып ял итәләр һәм сүз ара сүз чыгып бәхәсләшеп китәләр. Икенче көнне үч итеп берсе икенчесенең «Газель» машинасына ут төртә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә автомобильнең алгы өлеше, двигателе, кабинасы янган була. Тикшерү вакытында «Газель» хуҗасының туганы машинага ут төрткәнен таный. Аңа карата бүген җинаять эше кузгатылган. Машина хуҗасына исә 200 мең сум күләмендә зыян килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев