Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып калды

РФ Дәүләт Думасына «Бердәм Россия» партия исемлеге буенча депутат булып сайланган ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз вазифасында калды. Республика җитәкчелеге тарафыннан шундый карар кабул ителгән. Кичә Казанда «Корстон» ял һәм мәдәният үзәгендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан республика алдынгыларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Рөстәм Нургалиевич:...

РФ Дәүләт Думасына «Бердәм Россия» партия исемлеге буенча депутат булып сайланган ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз вазифасында калды. Республика җитәкчелеге тарафыннан шундый карар кабул ителгән. Кичә Казанда «Корстон» ял һәм мәдәният үзәгендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан республика алдынгыларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Рөстәм Нургалиевич: «Бүген икеләтә бәйрәм! Марат Готович бездә кала. Ул монда - республикабызда кирәгрәк», - дип әйтте. Президент авыл хезмәтчәннәрен яхшы уңыш җыеп алулары өчен мактады, тәбрикләү сүзләрен әйтте. «Быелгы катлаулы елда - 4 млн 350 мең т ашлык, 2,1 млн т чөгендер, 1,2 млн т бәрәңге, 400 мең тонна яшелчә җыел алынды. Болар барысы да авыл хезмәтчәннәренең авыр хезмәте», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Әлеге тантаналы чарада районыбыздан район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендәге делегация - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Сабитов, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин, «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев, «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте җитәкчесе Дилшат Ситдиков, кош кабул итүче Венера Конопиянова, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Газетдинов, «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Хатыйпов, баш зоотехник Наил Нуртдинов һәм «Кама-Бекон» дуңгызчылык комплексы операторы Марина Лоос катнашты.

Фото чыганагы: e-kazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев