Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Малтабарда кече авыл бәйрәме узды (фото)

Малтабар авылында шаулап-гөрләп бик күңелле бәйрәм үтте. Бу чараны уздыруда шушы авыл ның асыл егетләре: Рамазан Загиров, Рамил Ситдиков, Газинур Гатин, ИлдарГубайдуллиннар зур ярдәм күрсәтте, зур рәхмәт аларга. Бәйрәмдә төрле уеннар - таяк атларга атланып чабу, чүлмәк вату, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, урындык алышлы, аякны бәйләп йөгерү,...

Малтабар авылында шаулап-гөрләп бик күңелле бәйрәм үтте. Бу чараны уздыруда шушы авыл ның асыл егетләре: Рамазан Загиров, Рамил Ситдиков, Газинур Гатин, ИлдарГубайдуллиннар зур ярдәм күрсәтте, зур рәхмәт аларга. Бәйрәмдә төрле уеннар - таяк атларга атланып чабу, чүлмәк вату, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, урындык алышлы, аякны бәйләп йөгерү, чаңгы шуу үткәрелде, авылдашлар биеде, җырлар яңгырап торды. Ике күмер самоварында чәй кайнап торды, авыл халкы, кайткан кунаклар тәмле коймаклардан авыз итте. Бәйрәмне Калмия мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Чулпан Габидуллина алып барды, музыка куюны китапханәче Алмира Гилфанова башкарды. Районыбызның мөхтэсибе Җәүдәт хәзрәт, Рәфинә Губайдуллиналар да бәйрәмне оештыруда зур ярдәм иттеләр. Авыл халкы, оештыручыларга үзләренең җылы рәхмәтләрен әйтеп, күтәренке куңел белән өйләренә таралышты, дип яза Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сахибҗянова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев