Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәләкәстә – якты һәм күңелле Авыл көне

Шау-шулы Сабантуйлардан соң да бәйрәм рухы дәвам итә – узган ял көннәрендә Мәләкәс авылы үзенең төп бәйрәмен – авыл көнен зурлап билгеләп үтте.

Тантана туган як тарихына әйләнеп кайтудан башланды. Паркка керү урынында кунакларны авылның килеп чыгышы һәм үсеше турындлагы стенд каршы алды. Теләге булган һәркем Мәләкәс һәм аның халкы турында кызыклы мәгълүматлар белән таныша алды.

Парк шатлык һәм музыка белән тулды. Бәйрәм кунаклары, елга булып, төп мәйданчыкка агылды. Мәртәбәле кунаклар арасында Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Санкт-Петербург прокуроры урынбасары Иван Еремеев, Алабуга мэры Рөстәм Нуриев бар иде.

Милли киемнәр киеп башкарылган биюләр бәйрәмнең матур бизәге булды. Алабуга сәнгать көллияте укучылары татар, рус, башкорт, мордва, чуваш, удмурт, мари һәм керәшен мәдәниятләренең традицион номерларын тәкъдим итте. Бигрәк тә балалар башкарган уңыш биюе күңелгә үтеп керерлек булды.

Концерт программасын танылган артистларның чыгышлары бизәде: Айдар Галимов һәм аның иҗат төркеме, Мөнир Рахмаев, Вадим Захаров һәм башкалар.

Бәйрәмне Илмир Ямалов алып барды – аның һәркемне авызына карата белүе һәм ялкынлы юморы тамашачыларны яхшы кәеф белән рухландырды. Айдар Галимов катнашкан чүлмәк вату уены аеруча истә калды. Тамашачыларның көч биреп торуы астында ул бурычны үтәп кенә калмый, ә чүлмәктәге акчаны Мәләкәстәге гыйбадәтханә төзелешенә тапшыра. Аның үрнәге кунакларны рухландырды, һәм күпләр шулай ук бу изге эшкә үз иганәләрен кертте.

Камил Нәҗмиев җыелган халыкны һәм бәйрәм кунакларын котлады: «Бүген без монда гаиләләребез, балаларыбыз һәм дусларыбыз белән хезмәтчәннәребезгә рәхмәт белдерергә, якташларыбыз белән очрашырга һәм шатлыкларыбызны уртаклашырга җыелдык. Мәләкәс төрле милләт һәм төрле дин кешеләрен берләштерә – бу чын дуслык бәйрәме!»

Иван Еремеев хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Елдан-ел бәйрәм масштаблырак була бара. Мәләкәс халкы аңа җанын сала, һәм мин бу тантананың бер өлеше булуыма бик шатмын!»

Авылның иң хөрмәтле кешеләрен котламыйча буламы соң? Бәйрәмдә 50 ел бергә яшәгән гаиләләрне тантаналы рәвештә хөрмәтләделәр. Ярты гасыр инде чын мәхәббәт, татулык белән яшәүче Галина һәм Михаил Калининнар, Александра һәм Михаил Колчериннар, Зинаида һәм Василий Ивановлар бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды.

Алтын туйлары белән аларны Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Руслан Иванов котлады, ул сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм гаиләләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Мәләкәстә Авыл көне – ул концертлар, уеннар, ярышлар, көрәш һәм балалар күңел ачулары, әмма иң мөһиме – бердәмлек һәм шатлык атмосферасы. Монда туган җиргә мәхәббәтне бергәләп бәйрәм итү өчен төрле буын, мәдәният һәм дин кешеләре очраша.

Бу бәйрәм Мәләкәснең олы йөрәкле авыл икәнен тагын бер кат исбат итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев