Тукайлыларга мактаулы исемнәр бирелде
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының аппарат Советы оештыру бүлеге башлыгы Рәисә Рәүф кызы Мостафинага «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Кама» җитештерү кооперативы баш агрономы Александр...
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының аппарат Советы оештыру бүлеге башлыгы Рәисә Рәүф кызы Мостафинага «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Кама» җитештерү кооперативы баш агрономы Александр Александрович Ерохинга «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирелде.
Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Камский Бекон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең дуңгызчылык комплекслары һәм механикалаштырылган фермалары операторы Рәис Гаптелбар улы Насыйровка «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде.
Торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Бәтке коммуналь челтәрләре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Григорий Николаевич Петровка «Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Авыл хуҗалыгы производствосында намуслы хезмәте өчен «Гигант» ҖЧҖ тракторист-машинисты Флорис Миннислам улы Миннегалиевка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев