Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын тикшерәләр
7 августтан 14 августка кадәр районда гадәттәгечә мәгариф оешмаларын һәм балалар бакчаларын кабул итү уза.
1 сентябрьгә ике атнадан әзгә генә күбрәк вакыт калып килә, һәм яңа уку елы алдыннан мәгариф идарәсе белгечләре районыбыз мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрендә тикшерүләр үткәрә.7 августтан 14 августка кадәр районда гадәттәгечә мәгариф оешмаларын һәм балалар бакчаларын кабул итү уза. Комиссияләр учреждениеләрнең әзерлеген берничә критерий буенча бәяли:
- куркынычсызлык таләпләрен үтәү,
- белем бирү мохитенең сыйфаты,
- педагогик һәм техник персоналның әзерлеге.
Мәктәпкәчә учреждениеләргә аерым игътибар бирелә: балаларга уңайлы булу шартлары, уен һәм йокы бүлмәләренең торышы, шулай ук туклануны оештыру тикшерелә. Хәзерге вакытта барлык уку йортлары һәм балалар бакчалары җитди кисәтүләрсез тикшерү уза.
Педагогларга, тәрбиячеләргә, укучыларга, нәниләргә һәм аларның әти-әниләренә яңа уку елына уңышлы әзерлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев