Мәктәп директорларын укыттылар
Яңалыклар

Мәктәп директорларын укыттылар

Бу атнаның дүшәмбесендә Бәтке урта белем бирү мәктәбе базасында ТРсы мәгариф үсеше институты вәкилләре белән гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен укыту чарасы үтте.

«Җитәкчеләр мәктәбе: идарә итүнең уңышлы практикалары» дип исемләнүче әлеге квалификация күтәрү укуларына Әгерҗе, Алабуга, Тукай районы мәктәпләре директорлары чакырылган иде. Безнең районнан биредә 13 кеше катнашты.


Нет комментариев