Өлкәннәрне кайгыртып
Йортларында, фатирларында ялгызы гына яшәүче картларны ел саен махсус комиссия йөреп чыга. Үткән атнада да халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Шәфкать», МЧС, газ хезмәте, авыл җирлеге вәкилләреннән торган әлеге комиссия 80 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк пенсионерларны йөреп, аларның көнкүреш шартлары, яшәешләре белән танышып чыктылар.