Магнит давылы килә...
Яңалыклар

Магнит давылы килә...

Моңа сизгер кешеләр бу көнне шактый уңайсызлыклар кичерә.

29 сентябрьдә галимнәр планетабызга Кояш җиленең чираттагы көчле порциясе килеп җитәчәк дип фаразлый. Магнит давылы — ул Җир шарының Кояш өслегендә барган активлыкка реакциясе.

Шуның нәтиҗәсендә төрле кыенлыклар барлыкка килә. Электрон җайланмаларның эшчәнлегендә тоткарлыклар килеп чыгарга мөмкин. Бу көннәрдә бигрәк тә метеобәйлелеге булган кешеләр сизелерлек уңайсызлыклар кичерә: баш авырта, кан басымы уйный, йөрәк тибеше ешая, йоклап булмый, юктан да кәеф кырыла.

Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, җәмәгать!

Фото: muzsgb.ru


Нет комментариев