Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәгариф һәм фән министрлыгында югары уку йортларында яңа модель буенча уку срокларын атадылар

Мәгариф министрлыгы: югары уку йортларында яңа модель буенча белем алу дүрт елдан алты елга кадәр булачак.

Югары белемнең яңа моделенә күчкәндә Россия университетларында уку вакыты сайланган белгечлек буенча әзерлек өчен кирәкле вакытка туры киләчәк. Бу хакта 16 ноябрьдә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Министрлыкта югары белем алуның төрле сроклары студентлар өчен хезмәт базарында һөнәри тормышка ашыру стратегияләрен киңрәк сайларга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләделәр.

Яңа системага күчү 2026-2027 уку елында башланыр дип планлаштырыла.

Уку сроклары:

инженерлар, табиблар һәм укытучылар өчен – биш ел;
туризм һәм кунакчыллык индустриясе өчен – дүрт ел;
катлаулырак һәм фәнни юнәлешләр өчен – алты ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев