Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдәниятле, тәрбияле булыгыз!

«Пушкин картасы» программасы Россиядә 2021 елның 1 сентябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча старт алды. Карталарның максатчан аудиториясе – якынча 13 миллион кеше, алар– көллият, техникумнар студентлары, мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары һәм төрле өлкәләрдә хезмәт куючы яшьләр. Программаның муниципалитетта ничек тормышка ашырылуы турында без, Тукай районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Юлия Рыбакова белән сөйләштек.

- Юлия Михайловна, «Пушкин картасы» турында аңлатып китсәгез иде? Аның максаты нидән гыйбәрәт?

– Ул Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган федераль проект. Бер банк ярдәмендә тормышка ашырыла. Проектның максаты - 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге барлык яшьләр дә сәнгатьне, мәдәниятне күрергә өйрәнсен, матурлыкка,  иҗатка тартылсын ягъни һәр яшь кеше рухи яктан баесын, ныгысын өчен. 14 яшендә үсмернең шәхес буларак формалашуы башлана, нәкъ шул вакытта ул үзе өчен яңа дөнья ача, бәлки башка күзләр белән мәдәнияткә, аның тарихына карар, бәлкем кемдер үзен иҗатта таба алыр, таланты ачылыр.  Шушы карта нигезендә яшьләргә музейлар, театрлар, күргәзмәләр, мастер-класслар карау өчен бөтен шартлар тудырыла. Сер түгел, яшь буын күбрәк интернетта утыра, ә социаль челтәрләрнең чикләнмәгән тискәре мәгълүматы еш кына аяныч нәтиҗәләргә китерә. Кызганычка каршы, терактлар һәм вандализм фактлары турында хәбәрләр сирәк күренеш түгел. Алар яшь психикага бик начар йогынты ясый. Мәдәни чаралар, тамашалар, күргәзмәләр,  башка тәрбияви җәмәгать урыннары яшүсмерләрдә уңай тэәсирләр калдыра, тәрбияли.  «Пушкин картасы» чараларының беренче чираттагы максаты – яшь гражданнарны сәнгать культурасын һәм сәнгатен өйрәнүгә җәлеп итү, мәдәният кыйммәтләрен үзләштерүгә мотивация тудыру, мәдәни дәрәҗәләрне күтәрү.

- «Пушкин картасы»на күпме күләмдә акча салынган ? Аны ничек, кайдан алырга?

- 2021 елда «Пушкин картасы»ның номиналы 3 мең сум иде, ә 2022 елның 1 гыйнварыннан ул 5 мең сумга кадәр арттырылды. Махсус банк картасына гаризаны «Госуслуги» порталында яки банкның теләсә кайсы бүлекчәсендә алырга мөмкин. Без район мәгариф идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Виртуаль картаны алуда мәктәп укытучылары да, уку йортлары укытучылары да ярдәм итә. Мәктәпләрдә информатика фәне укытучылары укучыларга программада ничек катнашырга кирәклеген өйрәтәләр, күрсәтәләр. Иң мөһиме, 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге районда яшәүче бер генә кеше дә бу проекта

- «Пушкин картасы»ннан   читтә калмасын, бик мөһим һәм кирәкле яңалыклардан файдалана алсын иде. - Карта хуҗалары нинди чараларга бара ала? Аның буенча танылган эстрада җырчысы концертына барып буламы?

- «Пушкин картасы» буенча театрлар, музейлар, күргәзмәләр, кинолар карарга була. Карточка бөтен ил территориясендә гамәлдә, чикләүләр юк. Исемлектә үз районыбызда башкарып була торган бик күп чаралар бар. Алар арасында шаяннар һәм тапкырлар конкурслары, җирле рәссамнар күргәзмәләре, яшьләр өчен кирәкле киноларны күрсәтү, концертлар. Билетларны сатып алу өчен «Пушкин картасы» буенча гариза бирсәң, теләсә кайсы популяр артистның концертын карарга була. - Иртәгә укучыларның көзге каникуллары башлана. «Пушкин картасы»     хуҗалары, яшүсмерләр, укучылар Тукай районында нинди чараларга барачаклар? - Каникуллар уңаеннан район мәгариф идарәсе белән берлектә һәр мәктәп буенча план эшләнде. «Пушкин картасы» буенча балалар яшьләр арасында популяр булган кызыклы мәдәни-массакүләм чараларда, Яңа поселогы мәдәният йортында уза торган шаяннар һәм тапкырлар конкурсының ярымфинал һәм финал уеннарын, Круглое Поле бистәсенең күпфункцияле үзәгендә «Мәхәббәт белән йөрәктә» концертын, шулай ук район сәнгать мәктәбе укучыларының «Сәнгатькә дөньяга башкача караш» дип аталган эшләре күргәзмәсен карый алачаклар. Яшь рәссамнарның картиналары Бәтке, Күзкәй, «Татарстан» совхозы бистәсендә, Кече Шилнә, Иске Җирекле, Новотороицк, Яңа Бүләк авылларында күрсәтеләчәк. Яңа поселогы мәдәният йортында капиталь ремонттан соң киң экранлы фильмнарны күрсәтү мөмкинлеге бар, шуңа күрә анда киноларны күрсәтүнең аерым графигы төзелде. «Пушкин картасы»  буенча район китапханәләрендә язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар, үзешчән сәнгать концертлары һәм, әлбәттә, Иске Абдул авылындагы «Гиндукуш» хәрби дан музеена бару да планлаштырылган. Б а р л ы к м ә д ә н и я т учреждениеләренә дә укучыларны алып килү мөһим бурыч булып тора. Районыбызның барлык яшьләрен безнең чараларда көтеп калабыз. Сүз уңаенда, исегезгә төшерәбез, ел ахыры якынлаша, димәк, файдаланмаган «Пушкин картасында» булган акчалар юкка чыгарылачак. Уңайлы программадан читтә калмагыз, өйдә компьютер яки телефон экранына төбәлеп кенә утырмагыз, ял көннәрен файдалы үткәрегез, рухыгыз ныгысын! Мәдәниятле, тәрбияле булыгыз!

- Бик зур рәхмәт, Юлия Михайловна!

Лия Мәрдегалләмова сөйләште.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев