Мәдәният, гореф-гадәтләр һәм җиңү – Татарстанда җәй!
Җәй – ял вакыты гына түгел, ә халык традицияләре җанлана, яңа йолдызлар кабына һәм бердәмлек рухы ныгый торган вакыт
Бу көннәрдә безнең район тагын бер кат исбатлады: биредә якты вакыйгалар, иҗади җиңүләр һәм яхшы инициативалар белән тулы тормыш кайный.
Төрки мәдәниятләрнең матур фестивале оештырылган Азнакайдагы Чатыр тавыннан алып Ютазыдагы милли көрәш ярышларына кадәр – тамырларын саклаган халыкның энергиясе һәркайда сизелеп тора иде. Яшь балыкчылар, булачак янгын сүндерүчеләр һәм талантлы артистлар – бу якты мизгелләрдә һәркем үз урынын тапты.
Моның ничек булганын беләсегез киләме? Алайса, алга – яңа тәэсирләр һәм якташларыбыз өчен горурланырлык сәбәп эзләргә!
Чатыр тау җыенына – 15 ел
Азнакайда унбишенче мәртәбә «Чатыр тауда җыен» исемле төрки халыклар иҗаты фестивале узды. Фестиваль чал гасырлар тарихын чагылдырган «Чатыр тау легендалары» исемле театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Шунда ук балалар өчен уеннар да, мастер-класслар да оештырылган иде.
Фестивальдә Тукай районы Сәмәкәй авылының «Зиләйлүк» фольклор ансамбленең чыгышы якты булды, ул мәдәният һәм гореф-гадәтләр бәйрәмендә районыбызны лаеклы тәкъдим итте.
Фестиваль «Чатыр тауда җыен»ның иҗади форум гына түгел, ә төрки халыкларның мирасын саклаучы һәм яңа буынга тапшыручы мөһим вакыйга булуын тагын бер кат исбатлады.
Тукайлылар «Кымыз» бәйрәмендә җиңү яуладылар!
5 июльдә Ютазы районында традицион «Кымыз» бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр.
Тукай районы командасы аударыш буенча ярышларда көч, җитезлек һәм чын җиңү рухын күрсәтте.
Якташыбыз Инсаф Хөсәенов, аеруча тырышып, үз үлчәмендә беренче урынны яулады! Аның җиңүе – шәхси триумф кына түгел, ә бөтен Тукай районының горурлыгы да.
Команданы тәҗрибәле остаз Нәсим Зөфәр улы Гыйләҗев җитәкләде, аның белеме һәм ярдәме спортчыларга югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм яңа казанышлар телибез!
Ә сез янгын сүндерү поезды барлыгын беләсезме?
Ә менә Круглое Поле бистәсендәге Газизулла мәчете янындагы лагерьга йөрүче балалар хәзер беләләр! Алар өчен янгын сүндерү поездына текә генә экскурсия оештырганнар. Балалар янгын сүндерүчеләрнең эше турында тыңлап кына калмады – алар поезд эченә керде, янгын сүндерүченең формасын киеп карады һәм хәтта үзләрен чын коткаручылар итеп хис итте!
Мондый тәҗрибә озакка истә калачак. Кем белә, бәлки, бу егетләр арасында булачак геройлар – янгын сүндерүчеләр үсәдер.
Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
Җәй безгә җылы һәм кояш кына түгел, олыларны һәм балаларны берләштерә торган искиткеч бәйрәмнәр дә бүләк итә. Шуларның берсе – Балыкчы көне – Иштирәк җирлегендә балык тотарга яратучы яшьләрне кабат традицион ярышларга җыйды.
Бу юлы төп геройлар малайлар булды, алар үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәтү өчен ашкынып кармакларга тотындылар. Ә кызлар, чын бәйрәм атмосферасын тудырып, яшь балыкчыларга актив ярдәм күрсәттеләр.
Балык бу юлы хәйләкәррәк булып чыкса да һәм кармакка эләгергә ашыкмаса да, ярышларның төп нәтиҗәсе балык тоту түгел, бәлки ныклы дуслык һәм яхшы кәеф булды!
Абхазиядә «Алтын мәйдан» халыкара фестивалендә триумф!
Круглое Поле авыл җирлегенең «Родные напевы» коллективы җиңү белән кайтты!Алар ике номинаөиядә җиңү яуладылар:
– «Вокал» номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреатлар – «Мужик пашеньку пахал» халык җырын башкару жюрины таң калдырды;
– «Декоратив-гамәли сәнгать» номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреатлар –
«Хозяюшка» клубының «Джинсовый рай» эше – чын шедевр булды!
Җитәкчеләре – Зоя Халитова. «Юность» мәдәният йорты директоры Лилия Хафизовага халык иҗатын үстерүгә, рухи кыйммәтләрне ныгытуга һәм патриотик тәрбиягә өлеш керткәне өчен грамота һәм Рәхмәт хаты тапшырылды!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев