Әлегә боз ышанычлы түгел
Һава температурасы ноль градустан түбән торганда, су өстендә боз барлыкка килә. Ләкин әле ул бик юка, шуңа күрә мондый бозга ышанырга һич тә ярамый, дип кисәтә гадәттән тыш хәлләр хезмәте һәм боз өстенә эләккән очракта аннан ничек чыгу буенча үз киңәшләрен бирә.
- Әле ныгып бетмәгән юка бозга кергәнсез икән, аякларыгызны боз өстеннән аермыйча, шудырып кына артка чигенегез.
- Куркынычсыз боз - калынлыгы 4-5 см булган үтә күренмәле боз. Ә сөтсыман ак төстәге боз үтә күренмәледән ике тапкыр куркынычрак. Иң ышанычсызы - кардан барлыкка килгән тишекле боз.
- Беренче суыклардан соң көн җылытып, җебегән, карланган боз бик куркыныч.
- Сулыкларның тирән урыннарында боз соңрак ката, шуңа күрә елганың яр буендагы бозы ышанычлы дип, эчкә кереп китәргә ярамый. Агымлы урыннарда, күпер асларында, утрау араларында боз гадәттә кышын да катмый.
- Бозга ялгызыгыз гына чыкмагыз. Ләкин бер-берегезгә терәлеп бармагыз, ким дигәндә 2-3 метр ара калдырып атлагыз.
- Бозга кергәнче, аны боз тишкеч белән сынап карагыз. Бер бәрүдән үк тишелгән боз ышанычсыз дигән сүз.
- Ныгымаган бозга керергә туры килсә, балык тоту тартмасы, рюкзак кебек әйберләрне бер бавыннан гына тотыгыз. Кирәк чакта аны ычкындырып җибәрү җиңелрәк булачак.
- Юка бозда күпләп җыелмагыз.
- Бозның юка урыныннан чыгу бик кирәк булган очракта, билегезне урап озын бау тагыгыз, аның бер башын иптәшегезгә таба сузыгыз. Куркыныч урынны гәүдәгезгә аркылы тотылган зур таяк белән чыгыгыз.
- Әгәр боз кинәт чатный башласа, тынычлыкны саклагыз, паникага бирелмәгез. Шул ук вакытта саклык белән генә бозга ятыгыз һәм шуышып чыгыгыз.
- Әгәр инде бәлагә юлыккансыз, суга төшкәнсез икән, кул белән генә чыгарга омтылмагыз. Боз кисәгенә ябышып, саклык белән генә башта бер аякны, аннары икенчесен өскә чыгарырга, аннары, ашыкмыйча гына, куркыныч урыннан читкәрәк шуышырга тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев