Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ландыш Габдерәкыйпованы һәрвакыт мактап телгә алалар

Шушы көннәрдә район суды секретаре Ландыш ханым Габдерәкыйпова үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Биредә ул 20 елдан артык эшли. Намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар район җитәкчелеге, республика Суд Департаментының Рәхмәт хатлары, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд Департаментының «II дәрәҗә тырышлык өчен» билгесе белән бүләкләнде. Район судында аны һәрвакыт үз...

Ачык йөзле, бик ипле кеше Ландыш Зөфәр кызы. Холкының шушы матур сыйфатлары эштә дә, гаилә тормышында да үз ролен уйнамый калмагандыр. 20 ел эчендә район судында өч рәис кул астында хезмәт куя.

- Җитәкчеләрдән дә, коллективтан да уңдым, - ди Ландыш Зөфәровна. - 1993 елда район судына эшкә килгәндә суд рәисе Юрий Пузырев иде. Кешелекле, бик җайлы җитәкче булды. Аны Ринат Гайфутдинов алмаштырды. Ул да үз янәшәсендә эшләгән һәркемнең кадерен белә торган тәҗрибәле хөкемдар иде. Җитәкче Ринат Галләметдин улы Яр Чаллы шәһәр судына рәис итеп күчерелгәч, аның урынына Радик Зиннәтов билгеләнде. Ул да хезмәткәрләргә хөрмәт белән карый, коллективта булган матур гадәтләрне саклап эшли. Үзара аңлашып эшләү, бер-береңә хөрмәт - зур нәрсә. Менә шундый мохит хөкем сөрә зур булмаган бу коллективта.

Суд секретареның эше үтә җаваплы, төгәллек, тәртип сорый. Һәр документ өчен җавап бирергә кирәк. Ландыш Зөфәр кызына судта каралган гражданлык һәм административ эшләрне тапшыралар. Алар, үз көченә керүгә, архивка озатыла яисә мөрәҗәгать нигезендә Югары судка кабат тикшерүгә җибәрелә. Судка мөрәҗәгать итүчеләр хөкем карарларын да секретариаттан ала. Менә монда инде кеше белән аралаша белү, төгәллек аеруча кирәк.

Судларга мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел арта. Ландыш Зөфәр кызы да: «Мин эшли башлаган чор белән чагыштырганда, эшләр саны 2-3 тапкырга артты. Ул елларда 500-600 гражданлык эше каралса, хәзер аларның саны 2000гә җитә», - ди. Халыкның үз хокукларын якларга омтылуы - уңай күренеш. Ул җәмгыятьтәге хокукый культураның үсүе турында сөйли.

Ландыш Габдерәкыйпова - гаиләсендә дә бик уңган хуҗабикә. Ире Илдус белән 31 ел пар канатлар булып яшиләр. Ике ул үстергәннәр. «Киленнәребез кызларыбыз кебек безнең», - ди Ландыш ханым. Ике оныклары үсеп килә, балалары бәхетенә куанып яшиләр.

Ландыш Зөфәр кызының юбилее котлы, мөбарәк булсын, әле тагын күп еллар бәхетле, озын гомер кичерергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев