Лампадан ут капкан
Яңалыклар

Лампадан ут капкан

Якшәмбе көнне иртәнге якта бердәм диспетчерлык хезмәтенә Калмия авылыннан шалтырату килә.

Анда бер ихатада сарай януы турында хәбәр итәләр. Хуҗа кешенең әйтүенчә, ул эштән кайткач сарайга кереп ут кабызган. Аннары, тавыкларына ашарга салып, өйгә кереп киткән. Бераздан шифер янган тавышны ишетеп ишегалдына чыккан.
Сарай тулысынча янып бетә. Ут чыгуның сәбәбе күчермә лампаның сарай стенасына тиеп торуында дип билгеләнә.

/ Фото күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән алынды.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев