Яңалыклар
Лагерьдан балаларны «эвакуацияләделәр»
Узган атнада күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре «Саулык» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балалар белән очраштылар. Чарага бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте вәкиле Валентина Маратканова да килгән иде. Ул биредә ял итүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы темасына викторина үткәрде. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләр бүләкләргә ия булды. Аннан күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре балаларны лагерьдан...
Узган атнада күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре «Саулык» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балалар белән очраштылар. Чарага бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте вәкиле Валентина Маратканова да килгән иде. Ул биредә ял итүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы темасына викторина үткәрде. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләр бүләкләргә ия булды. Аннан күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре балаларны лагерьдан эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырды. «Өч минут эчендә лагерь эчендә берәү дә калмады. Чарада барысы 555 бала катнашты», - дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илнар Мифтахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев