Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лагерь белән саубуллашканда

“Балкыш” лагереның өченче җәйге мәдәни сменасын ябу тантанасы узды.

Саубуллашу чарасында отрядлар да үз осталыкларын күрсәтеп, лагерьда үзләрен танытып өлгергән талантлы балалар чыгыш ясады. Бәйрәмгә мактаулы кунаклар да килгән иде.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев, Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Эльмира Низамиева, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Ландыш Бариева, Тукай муниципаль районы мәдәният һәм ял үзәге директоры Дамир Бикбаев.

Алар балаларга яңа уку елына аяк басканда уңышлар теләделәр, лагерьда алган күнекмәләрне онытмаска, узара дуслыкны тагы да ныгытырга чакырдылар. Тукай районы укучысы данын бишле билгеләренә генә укып якларга наказ бирделәр. Шулай ук чарага сменада катнашучы балаларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Алар файдалы һәм күңелле ял оештырган өчен Тукай районы админстрациясенә рәхмәтләр әйттеләр.

Кунаклар һәм балалар өчен татлы ризыклар белән чәй өстәле әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев