Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәйлеләр дөньякүләм китап хәрәкәтенә кушылды

Күзкәй китапханәсе каршында БУККРОССИНГ эшли башлады. Буккроссинг (инглизчәдән "book" - "китап","cross" - "үтеп чыгу", "кичү") дигәнне аңлата. Җәмгыятьтәге бу хәрәкәт чит илдә 2001 елда башланган, безнең илдә ул әле яңа идея. Нигезендә - "укыдыңмы, башкаларга да бир" дигән гади принцип ята. Китапны укып чыккан кеше, аны парк, кафе, китапханә, метро,...

Күзкәй китапханәсе каршында БУККРОССИНГ эшли башлады. Буккроссинг (инглизчәдән "book" - "китап","cross" - "үтеп чыгу", "кичү") дигәнне аңлата. Җәмгыятьтәге бу хәрәкәт чит илдә 2001 елда башланган, безнең илдә ул әле яңа идея. Нигезендә - "укыдыңмы, башкаларга да бир" дигән гади принцип ята. Китапны укып чыккан кеше, аны парк, кафе, китапханә, метро, һ.б. урыннарда калдыра, ә китап "сәяхәтен" интернеттагы социаль челтәрләр аша күзәтеп барып була.

Бик күпләр элек сатып алган, ә хәзер шкафларда тузан җыеп яткан китапларын нишләтергә белмиләр. Ә мин коридорга өстәл куйдым да "ирекле китапханә" ясадым: теләсәләр китерә, теләсәләр алып китә алалар китапларны, бернинди язу-сызу да юк. Китапханә ябык булса да кеше китапсыз китми. Әйтергә кирәк, үзем дә берничә яхшы китап алып укыдым. Булган китаплар гел үзгәреп тора: шигырьләр, балалар китаплары бик тиз юкка чыга. Укысыннар гына, дип сөенече белән уртаклаша Күзкәй китапханәчесе Тәнзилә Шәйхнурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев