Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәй авылы китапханәсе укучысы янына үзе чыга

Кешене хәзер китапханәдә генә көтеп утырып булмый, дип хәбәр итте безгә Күзкәй авылы китапханәчесе Тәнзилә Шәйхнурова. Биредә бик шәп алымны куллана башлаганнар. Сез китапханәгә килмәсәгез, китапханә үзе сезгә килә, дип алар ачык һавада китап күргәзмәсе оештырган. «Китап укучысын эзли» акциясе авыл урамында беркемне дә битараф калдырмаган. Балалар да, өлкәннәр дә...

Кешене хәзер китапханәдә генә көтеп утырып булмый, дип хәбәр итте безгә Күзкәй авылы китапханәчесе Тәнзилә Шәйхнурова. Биредә бик шәп алымны куллана башлаганнар. Сез китапханәгә килмәсәгез, китапханә үзе сезгә килә, дип алар ачык һавада китап күргәзмәсе оештырган. «Китап укучысын эзли» акциясе авыл урамында беркемне дә битараф калдырмаган. Балалар да, өлкәннәр дә - һәммәсе туктап, белем чишмәсеннән рухи азык алганАвыл халкы үзләренә ошаган китаплар белән танышкан. Ә китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова яңа кайткан китаплар белән таныштырган, кызыксындырган сорауларга җавап биргән. Шулай ук өйләренә китап алып китүчеләр дә булган. Мондый акцияләрне үткәрүне киләчәктә дә дәвам итәргә ниятлиләр Күзкәй авылы китапханәсендә.

Әлеге чарадан фоторепортажны БИРЕДӘ карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев