Яңалыклар

Кышкы юл тизлек яратмый

Чаллы — Сарман юлында 2001 елда туган, Азнакай районы кешесе Лада-211340 машинасында Сарман авылы юнәлешендә барганда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайламый, юл-һава шартларын исәпкә алмый, идарә итүне югалта, каршы юлга чыгып Фольксваген Поло автомашинасы белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә автомобиль кюветка китә. Аннан соң ул  Фольксваген Поло артыннан килгән Рено-Логан машинасына килеп  бәрелә.

Авария нәтиҗәсендә өч кеше зыян күрә.
 


Нет комментариев