Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылыйк!

Кыш кошларга зәмһәрир салкыннары белән түгел, ачлыгы белән аеруча да куркыныч. Бигрәк тә кышның икенче яртысында урманнарда, агачларда кипкән җимешләр беткәч хәлләр мөшкелләнә. Белгечләр әйтүенчә, салкыннарда кышка калган 10 кошның 8-9ы нәкъ менә ачтан үлә.

«Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе дә әлеге вәзгыятьне күз уңында тотып, «нәни дусларга» ярдәм максатыннан оештырыла. Аңа балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар, мәктәп укучылары, югары һәм махсус белем бирүче уку йортларында укучы студентлар да актив катнаша.

Шушы көннәрдә, без дә, Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Яшел патруль» яшьләр оешмасы белән берлектә «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылдык. «Яшел патруль» оешмасының актив әгъзалары иң баштан үз куллары белән кошларга махсус җимлекләр ясадылар, ә соңыннан исә аларга кошлар ашый торган җимнәр салып, җимлекләрне агач башларына урнаштырдылар. Күп тә үтмәде, җимлекләргә нинди генә кошлар очып килмәде, алар арасында песнәкләр дә, чыпчыклар да, карабүрекләр дә бар иде. Хәзер исә балалар үзләре ясаган җимлекләрне төрле орлыклар белән тәэмин итеп тора. «Кошларның чыркылдап сыйлануын, сөенүен балалар кызыксынып күзәтә. Шундый игелекле, яхшы эш эшләүләренә балалар чын йөрәктән сөенә. Әлеге акциягә күбрәк кеше кушылсын иде. Яхшылыкны бергә эшлик! Җимлекне бит пластик бутылкадан, кәгазь коробкадан да ясап була. Азыкка килгәндә кошларга бераз гына көнбагыш, тары ярмасы, ак ипи салсаң - шул җитә. Бу бит барысы да эшләнә ала торган эш. Битараф булмасак иде», - дип язып җибәргән редакциябезнең электрон почтасына (yakti.ul76@gmail.com) Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев