Кырнышта югалган ике балыкчыны таба алмыйлар
8 октябрь көнне ике ир-егет балыкка дип чыгып киткәннәр һәм юк булганнар. Бүгенге көнгә кадәр алар турында бер әйбер дә билгеле түгел, туганнары белән элемтәгә кермәгәннәр. Әлеге ир-егетләрне эзләү дәвам итә. 9 октябрь көнне сәгать 7дә 112 номеры буенча Яр Чаллы һәм Тукай районы бердәм диспетчерлык хезмәтенә 47 һәм 37...
8 октябрь көнне ике ир-егет балыкка дип чыгып киткәннәр һәм юк булганнар. Бүгенге көнгә кадәр алар турында бер әйбер дә билгеле түгел, туганнары белән элемтәгә кермәгәннәр. Әлеге ир-егетләрне эзләү дәвам итә.
9 октябрь көнне сәгать 7дә 112 номеры буенча Яр Чаллы һәм Тукай районы бердәм диспетчерлык хезмәтенә 47 һәм 37 яшьлек ир-егетләрнең Кырныш һәм Колыш авыллары янындагы елга буена балыкка китүләре һәм кире кайтмаулары турында хәбәр кергән. Балыкчыларның машиналары Кама елгасы янында табыла. Ә балыкчылар үзләре 8 октябрь көнне көндезге сәгать 3тә үк суга «Эндвенгер» мотор көймәсе белән кереп киткән булалар. Шул вакыттан ук аларның язмышы билгеле түгел, кәрәзле телефоннары элемтәсез.
Бүгенге көндә актив эзләү-коткару эшләре нәтиҗәләр бирмәгән. Эзләү эшләрендә коткаручы, полиция хезмәткәрләре, үз теләген белдергән балыкчылар, Кичке Таң тыюлыгы хезмәткәрләре, балыкчыларның туганнары катнаша. Эзләү эшләре көн караңгыга авышканчыга кадәр алып барыла.
Тукай районында һәм Чаллы шәһәрендә яшәүчеләргә Гадәттән тыш хәлләр хезмәте мөрәҗәгать итә: Кырныш һәм Колыш авыллары, Кама елгасы яр буена ауга, балыкка, ялга баручылар уя булсыннар иде. Хуҗасыз көймә, коткару жилетлары, кием-салым калдыклары табылса, 34-77-01 яки 112, 8-927-048-19-01 номерларына шалтырату сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев