Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күзкәйдә Бөек Җиңүне каршы алдылар

Күзкәй авылында Бөек Җиңүгә 81 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг үтте. Авылның үзәк мәйданында җыелган халык сугыш кырларында калган һәм тыныч тормышта арабыздан киткән якташларын хөрмәт белән искә алды.

Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле — авыл мемориалына веноклар һәм чәчәкләр салу булды. Якташларыбызның батырлыгы алдында баш иеп, тантанада Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев катнашты. Ул үзенең чыгышында ветераннарыбызның һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге бүгенге буын өчен үрнәк булуын ассызыклады.

Бәйрәм программасы Күзкәй мәктәбе укучылары һәм клуб хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. Укучылар башкаруында яңгыраган сугыш турындагы шигырьләр һәм җырлар һәркемнең күңеленә үтеп кереп, күзләргә яшьләр китерде.

Митингта мәктәп коллективы, авыл халкы һәм, әлбәттә, бәйрәмнең төп кунаклары — тыл батырлары катнашты.

Фото: Тукай районы мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев