110 кешегә исәпләнгән авыз ачу табынын җирле клубта оештырдылар. Мәҗлескә авыл аксакалларын, өлкән яшьтәге ураза тотучыларны белән бергә беренче тапкыр гына уразага керүчеләрне, шулай ук яшь буын вәкилләрен дә дини аң-белем алу өчен чакырдылар.
Ифтар мәҗлесе авыл халкын берләштерде, киләчәктә дә мондый очрашулар еш булсын иде дигән теләктә калдылар.
Нет комментариев