Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куркынычсызлык дәресләре үткәрәләр

Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре һәм кече суднолар белән эшләүче дәүләт инспекциясе вәкилләре бу көннәрдә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында куркынычсызлык дәресләре үткәрәләр. Очрашулар 9 марттан башланды, инспекторлар бүгенгә Кече Шилнә, Иштирәк мәктәпләрендә, Шилнәбашның «Тополек» балалар бакчасында булырга өлгерде. Мондый чаралар вакытында инспекторлар балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып кына калмыйлар, аларның бу...

Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре һәм кече суднолар белән эшләүче дәүләт инспекциясе вәкилләре бу көннәрдә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында куркынычсызлык дәресләре үткәрәләр. Очрашулар 9 марттан башланды, инспекторлар бүгенгә Кече Шилнә, Иштирәк мәктәпләрендә, Шилнәбашның «Тополек» балалар бакчасында булырга өлгерде. Мондый чаралар вакытында инспекторлар балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып кына калмыйлар, аларның бу юнәлештә белемнәрен дә тикшерәләр, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга, суда батмас өчен нишләргә, батучыны ничек коткарырга, беренче ярдәм күрсәтергә дә өйрәтәләр. Куркынычсызлык дәресләре уку елы ахырына кадәр дәвам итәчәк, инспекторлар барлык мәктәпләргә дә чыгарга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев