Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Куркуга бирелеп, тавык итеннән һәм йомыркадан баш тартмагыз», – ди районның баш ветеринар табибы Рәүф Басыйров

Исегезгә төшереп узабыз: 7 майда «Лаеш» кошчылык фабрикасыннан тавыкларда кош гриппы булырга мөмкин дигән хәбәр килеп иреште. «Россельхознадзор»ның ветеринария лабораториясендә чыннан да әлеге диагноз - кошларда югары патогенлы H5 тибындагы грипп расланды. Хәзерге вакытта кошчылык фабрикасында 447 мең баш кош тотыла. Хәзер шуның 15 мең тирәсе үле кош - яндыру...

Исегезгә төшереп узабыз: 7 майда «Лаеш» кошчылык фабрикасыннан тавыкларда кош гриппы булырга мөмкин дигән хәбәр килеп иреште. «Россельхознадзор»ның ветеринария лабораториясендә чыннан да әлеге диагноз - кошларда югары патогенлы H5 тибындагы грипп расланды. Хәзерге вакытта кошчылык фабрикасында 447 мең баш кош тотыла. Хәзер шуның 15 мең тирәсе үле кош - яндыру юлы белән юкка чыгарыла. Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итүенчә, Татарстан Президенты Указы чыккан очракта, барлык кошлар да яндырылачак, 21 көнгә карантин игълан ителәчәк.

Май аенда «Лаеш» кошчылык фабрикасыннан сәүдә челтәрләренә 1 миллионга якын йомырка озатылган булган. Бу йомыркалар хәзерге көндә сатудан алынган. Бүген, билгеле, «Лаеш» кошчылык фабрикасыннан бернинди продукция дә сатуга чыгарылмый.

«Лаеш» кошчылык фабрикасы бездән ерак урнашса да, район ветеринария берләшмәсенең баш табибы Рәүф Басыйров саклану чараларын алдан күрү мөһим ди. Моның өчен ул районда шәхси хуҗалыкта булган тавыкларны һәм калган кош-кортларны ябык биналарда - сарай яки лапасларда тотарга киңәш итә, чөнки кош гриппы каян килүе әлегә билгеле түгел - әллә читтән очып кайткан кошлар алып килә, әллә читтән кертелгән азык шундый яки кеше факторы да сәбәпче була ала. Авыру эләктергән кошларны түбәндәге билгеләрдән танып алырга мөмкин: тавыкның хәрәкәт координациясе бозыла, ул ашамый башлый. Әгәр мондый билгеләр күренсә, ветеринария табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Куркуга бирелеп, тавык ите һәм йомырга ашамыйбыз дия күрмәгез. «Лаеш» кошчылык фабрикасында булган хәл бездә дә була дигән сүз түгел. Продукция алганда, кайда җитештерелгәненә игътибар итегез», - дип сөйләде безгә район ветеринария берләшмәсенең баш табибы Рәүф Басыйров.

Әгәр дә «Лаеш» кошчылык фабрикасы продукциясен алып житешкән булсагыз, йомыркаларны озаклап пешереп, аннан соң гына ташларга киңәш итте баш ветеринар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев