Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кунакка килгән ир янгында зыян күрде

14 декабрьдә диспетчер хезмәтенә Кече Шилнә авылында мунча януы турында хәбәр килә. Борыстан салынган иске мунча хуҗалык кирәк-яраклары тоту өчен файдаланылган була. Хуҗаларга кунаклар килә. Җылырак булсын өчен алар әлеге бүлмә эчендә мич ягалар. Алар өйгә кереп чәй эчкәндә бинада ут чыга. Янгын сүндерүчеләрне чакырсалар да, мунчаны коткарып калып булмый....

14 декабрьдә диспетчер хезмәтенә Кече Шилнә авылында мунча януы турында хәбәр килә. Борыстан салынган иске мунча хуҗалык кирәк-яраклары тоту өчен файдаланылган була. Хуҗаларга кунаклар килә. Җылырак булсын өчен алар әлеге бүлмә эчендә мич ягалар. Алар өйгә кереп чәй эчкәндә бинада ут чыга. Янгын сүндерүчеләрне чакырсалар да, мунчаны коткарып калып булмый. Кешеләргә зыян килми. Ут кабуның сәбәбе мичне артык кыздыруда дип фаразлана.

Икенче көнне иртән Иске Җирекледә тагын бер янгын теркәлә. Алдагы очрактагы кебек, монда да хуҗаларга кунак килә. Өй төзелеп бетмәгәнлектән, ул хуҗалык кирәк-яраклары өчен кулланыла торган бүлмәгә урнаша. Бүлмә электр белән җылытыла торган була. Ир-ат төнлә уянып су эчә һәм кире йокларга ята. Соңрак артык кызу булудан тагын уянып китә. Төтен исен сизеп икенче каттан аска төшә, анда ут күрә. Ишектән чыкканда аркасына ут каба. Күршеләр ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Ир-атны БСМПга алып китәләр. Хуҗалар үзләре иртән генә кайталар. Хуҗалык бүлмәсе янып бетми, эчке ягы гына зыян күрә. Янгын электр үткәргеченнән чыккан дип фаразлана,

Шул ук көнне кичке сәгать 10 тулгач янгын сүндерүчеләр Яңа Мусабайда йорт януы турында хәбәр ала. Йорт хуҗалары балалар, оныклар кайтуга дип газ казанын көчлерәк яндыра. Аның торбасы кызып, түшәмне көйдерә. Бәхеткә, ялкын үрләми, түшәм генә карала, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов.

Соңгы вакытта көннәр нык салкын тора. Газ казаннарын, мунча мичләрен артык кыздыру, электр җылыткычлары кушу аркасында килеп чыккан яну очраклары да еш теркәлә. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге тукайлыларны бу көннәрдә янгын куркынычсызлыгына игътибарны көчәйтергә чакыра. Газ, электр приборларын, мунча мичләрен караучысыз калдырмаска, балаларга уттан саклану чараларын искә төшереп торырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев