Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куады башлангыч мәктәп – балалар бакчасында Яңа ел бәйрәменә папуаслар һәм Убырлы карчык килде

Балалар бакчаларында чыршы бәйрәмен балалар бигрәк тә көтеп алалар. 23 декабрьдә Куады башлангыч мәктәп - балалар бакчасында яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм иртәсе булды. "Чыршы янында" дип исемләнгән иртәдә 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәр егерме бакча баласы һәм биш башлангыч мәктәп укучысы катнашты. Балачактан истә калган, бу бәйрәм көне...

Балалар бакчаларында чыршы бәйрәмен балалар бигрәк тә көтеп алалар. 23 декабрьдә Куады башлангыч мәктәп - балалар бакчасында яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм иртәсе булды. "Чыршы янында" дип исемләнгән иртәдә 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәр егерме бакча баласы һәм биш башлангыч мәктәп укучысы катнашты.

Балачактан истә калган, бу бәйрәм көне аеруча дулкынлану һәм шатлыклы хисләр белән үтә. Куады сабыйлары да шатлыклы мизгелләр кичерделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кечкенә кызларның "чебиләр" булып, малалайларның рокн-ролл биюләре кунакларга бик ошады.

Иң кечкенәләр - 2-3 яшьлекләр - "аюлар" биюе башкарганда, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә бик дулкынландылар. Аңлашыла да, аларның бит сәхнәгә беренче чыгулары. Укучыларның "папуаслар" булып киенеп биюләре бәйрәмгә экзотика һәм җанлылык өстәде. Балалар Кыш бабай белән төрле җырлы-биюле уеннар уйнарга яраталар. Шуңа күрә бу иртәдә уеннар күп булды. Җырлар, матур итеп ятланган шигырьләр яңгырады. Кыш бабай, һәрбер баланы тыңлап, матур теләкләрен теләде, сабыйларны мактады. Убырлының явыз эшләренә карамастан бүләкләр дә табылды, һәр бала татлы күчтәнәч алды.

Бу елны яңа ел күчтәнәчләрен Куады авылында яшәүче, балалары башлангыч мәктәп - балалар бакчасына йөрүче Савельевлар гаиләсе бүләк итте. Бу күркәм эшләре өчен Марсель белән Диләрәгә рәхмәтебезне әйтәбез. Киләчәктә эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, балаларының игелеген күреп яшәргә насыйп итсен.

Бакчада балаларның тормышы күңелле үтсен өчен әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшләү зарури. Куады балалар бакчасынын әти-әниләр комитеты һәрчак актив. Бәйрәмдә дә әти-әниләр тамашачы гына булмадылар, үз куллары белән ясалган маскарад битлекләрен тәкъим иттеләр. Битлекләр конкурсы оста куллыларны ачыклады. Кәгазьдән, тукымадан, каурыйлардан ясалаган, ыргак белән үрелгән битлекләр тамашачыны шаккаттырды. Шулай ук кардан матур сыннар, бүлмә бизәүдә, тау ясауда катнашкан, булышкан әти-әниләргә рәхмәт сүзләре әйтелде.

Баланың кечкенә генә казанышлары артында әти-әнинең, тәрбиячеләрнең зур хезмәте тора. Куады балалар бакчасында эшләүче тәрбиче Илмира Илаева, тәрбияче ярдәмчесе Зөләйха Гуссамова, ашарга пешерүче Фатыйма Тазетдинова үз эшләренең осталары. Бакчага йөрүче балаларны үз сабыйларын яраткан кебек яраталар. Башлангыч мәктәп - балалар бакчасында Габделхәй Давлетшин, Равиль Ахметшин эшли, аларның һәр эштә булышулары сөенечле күренеш, дип хәбәр итә директор Наилә Мингачева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев