Күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакырса да, йорт янып бетә
Бүген төнлә диспетчерларга Тукай районында урнашкан "Весна-2" бакчачылык ширкатендә йорт януы турында шалтыраталар, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге.Янгын мәйданы 75 квадрат метр тәшкил итә. Эчендә мунчасы булган бер катлы агач йортның хуҗасы кичтән шәһәргә кайтып китә. Төнлә, ут чыкканын күргән күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакырта. Тик шулай...
Бүген төнлә диспетчерларга Тукай районында урнашкан "Весна-2" бакчачылык ширкатендә йорт януы турында шалтыраталар, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге.Янгын мәйданы 75 квадрат метр тәшкил итә.
Эчендә мунчасы булган бер катлы агач йортның хуҗасы кичтән шәһәргә кайтып китә. Төнлә, ут чыкканын күргән күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакырта. Тик шулай да, хуҗасы килеп җиткәндә, янгын йортны тулысынча диярлек юкка чыгара. Янгын сәбәбе - мич торбасын тиешенчә монтажламау.
Шул ук сәбәп - мичнең төтен юлын дөрес итеп эшләмәү районыбызда икече янгынга да китерә.
Бу юлы ут зур зыян салмый. 12 ноябрь көнне Зур Шилнә авылында мунча яна башлый. Өйдә булган хуҗа, тиз арада төтен чыкканын күреп, утны сүндерә. Мунча стенасының бер-ике тактасы гына яна. Ике янгында да сәламәилегенә зыян килгән кешеләр юк, дип хәбәр итә Тукай районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспектор Артем Осеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев