«Күрше хакы – Аллаһ хакы»
Күзкәй авылы китапханәсендә әнә шулай дип аталган бик үзенчәлекле, тирән эчтәлекле чара үтте. Анда ике күрше, кем әйтмешли, җитәкләшеп тә, гаиләләре белән дә гөр килеп җыелдылар. Һәркайсының кулында - чәй өстәленә күчтәнәч.
Очрашу бик дустанә, эчкерсез, җылы мохиттә барды. Күршеләр бер-берсе турында, татулык, үзара ярдәмләшеп яшәүнең кадере, тормышка ямь өстәве турында сөйләделәр, көндәлек мәшәкатьләргә уралып яшәгәндә бер-берсенә әйтә алмаган җылы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Китапханәчебез Тәнзилә Шәйхнурова кунакларын кызыклы уеннар әзерләп көткән иде: ике күршене ярыштырып, йомгак уратты, аннары һәркайсыбызга шар таратты, аны өреп тутыра башлагач, инде олыгаеп бара торган ветераннарыбыз сабый балаларга әйләнделәр дә куйдылар.
Баксаң, халык телендә, китапларда күршеләр турында әллә никадәр әйтемнәр, мәкальләр бар икән. Аларны барлау хәтерне яңартырга, эзләнергә мәҗбүр итте. Күршеләр турында халык әйтемнәре, мәкальләр хәйран калдырды: аларның һәрберсенә искиткеч тирән мәгънә, хакыйкать салынган икән.
Уеннар, сөйләүләр, истәлекләр Марсель Биктимеровның баянда уйнап җырлавы (урамдашы, сабакташы Ринат Зиатдинов гаиләсе белән килгән иде алар), китапханәнең иң актив китап укучыларының берсе Дилүсә Мөбәракшина башкаруында популяр җырлар белән аралаштырылып барылды. Тормышның ямен, тәмен ихлас тою өчен мондый очрашулар бик кирәк икән, диеп таралыштылар кунаклар, дип хәбәр итә Күзкәйдән Тәгъзимә Гыйззәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев