«Ләйсән» балалар бакчасының «Салават күпере» иҗат коллективы «Театр юл хәрәкәте кагыйдәләре белән дус» республика театраль куелышлар конкурсында искиткеч чыгыш ясады!
Яшь артистлар жюри хөкеменә «Кызыл калфак юл билгеләрен өйрәтә» дигән гыйбрәтле әкият тәкъдим иттеләр һәм бөтен республика мәгариф оешмаларыннан 56 конкурс эше арасында II урынны яуладылар.
Без талантлы тәрбияләнүчеләребезне һәм аларның остазларын чын күңелдән әлеге зур казанышлары белән котлыйбыз!
Нет комментариев