Көзге чакырылыш
1 ноябрьдән көзге чакырылыш башлана. Ул, гадәттәгечә, 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быел чакырылыш 30 көнгә кыскарак – мобилизация сәбәпле, хәрби комиссариатларның эшен җиңеләйтү өчен кампания бер айга кичектерелде.
Вакытлыча хәрби хезмәткә 18дән 27 яшькә кадәрге 120 мең солдат китә. Бу – узган елдагы көзге чакырылыштан 7,5 мең кешегә кимрәк.
Чакырылыштан тәүге тапкыр IT-өлкә хезмәткәрләре азат ителә. Хакимияттәгеләр ышандырып әйткәнчә, солдатлар Донецк, Луганск халык республикаларына, Запорожье, Херсөн өлкәләренә җибәрелмәячәк һәм Украинда махсус хәрби операциядә катнашмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев