Корбан бәйрәме һәм Гает намазы вакыты билгеле
Быел Татарстан мөселманнары Корбан бәйрәмен 6 июньдә билгеләп үтәчәк.
Быел Татарстан мөселманнары Корбан бәйрәмен 6 июньдә билгеләп үтәчәк. Корбан чалу нисабы 53 000 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Казанда гает тәртибе:
2.00-3.00 – Коръән уку;
3.00-3.30 – Гает вәгазе уку;
3.30 – Гает намазы;
3.40 – хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.
Тәкбир әт-Тәшрик көннәре: 5, 6, 7, 8, 9 июнь.
Корбан чалу 8 нче июньдә кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев