Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ком анимациясен үзләштерү өчен иң мөһим таләп – сабырлык

«Минем бәләкәй күчермәм» («Моя маленькая копия») дип исемләнгән халыкара бәйгедә райондашларыбыз - Круглое Поле поселогында яшәүче сабыйлар җиңү яулады. Иң кызыгы шул: балалар әлеге бәйгедә ком анимациясе юнәлешендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр.

Варвара Работа (2 яшь) ком анимациясе юнәлешендә II урын яулады, шул ук юнәлештә Ульяна Кудрявцева (3 яшь) III урынга ия булды. Амалия Гыйльфанова (4 яшь) үзенең автопортретын ясап, III урын, Ләйсән Гыйниятуллина (4 яшь) шулай ук III урынны алды. Анна Рассказова (9 яшь) белән Филипп Ярамасовлар (9 яшь) махсус призга ия булдылар. Җиңүчеләр барысы да - яшь талант иясе Анна Рогова оештырган сәнгать түгәрәгенә йөрүче балалар.

Әле агымдагы елның сентябреннән генә Круглое Поле поселогының «Юность» күпфункцияле үзәгендә эшли башлаган түгәрәк мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйлар арасында танылырга өлгерде. Хәзерге көндә рәсем ясау, ком анимациясе юнәлешендә эшләүче түгәрәктә 2 яшьтән 13 яшькә кадәр 31 бала шөгыльләнә.

- Мин үзем тумышым белән Круглое Поле поселогыннан. Чаллы шәһәренең Кама сәнгать һәм дизайн институтын тәмамлагач, туган авылыма кайтырга карар иттем һәм бер дә үкенмәдем. Әле яңа гына ике яшен тутырган сабыйлар, укучы балалар белән эшләү миңа шатлык китерә. Аларның кечкенә генә җиңүләре мине канатландыра, алар белән олы үрләр яуларга көч өсти. Шәкертләремнең тырышлыгын күреп, күңел үсә, эшем тагын да ямьләнә, - дип сөйләде Анна Рогова.

Соңгы елларда илебезгә ком анимациясе дип исемләнгән юнәлеш үтеп керде һәм көннән-көн популярлаша бара. Сабыйларның күңелен әсир иткән әлеге юнәлеш турында Анна Роговадан сорашабыз.

- Төгәлрәк итеп әйтсәк, ком анимациясе - махсус ком, пыяла, яктылык һәм күләгә ярдәмендә кул хәрәкәтләре белән рәсем ясау. Ап-ак экранда рәссам тудырган шул сурәтләр, аерым бер сюжетка әйләнеп чагылыш таба, җанлана. Ком анимациясен үзләштерү өчен, рәсем ясау осталыгы кирәк, шулай да иң мөһим таләп - сабырлык. Чөнки пыяла өстендә комнан рәсем ясау - карап торганда гына җиңел тоела. Бармакларны комга батырып берәр сурәт китереп чыгару өчен төгәллек, җитезлек, аеруча зур игътибар сорала. Кечкенә генә ялгышлык ясасаң да, бар тырышлыгың, ясый башлаган композиция юкка чыгарга мөмкин. Түгәрәккә йөрүче сабыйлар әлеге юнәлеш белән бик нык кызыксыналар. Аның нечкәлекләренә төшенергә тырышалар, күңелләрен биреп шөгыльләнәләр. Минем күңелемә хуш килгән сәнгатьнең яшь буынга да ошавы бик сөендерә, - диде безгә Анна Рогова.

P. S. Башка фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев