Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көчле рухлы, батыр йөрәклеләр ярышты

Түбән Суыксу авылының «Алга» универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз арасында инвалидларның IX Спартакиадасы узды.

Ярышларга 65тән артык кешене катнашты, барысы- 19 команда иде. Ярышлар спортның 6 төре буенча узды: шашка, өстәл теннисы, ядрә белән ату, дартс, бочче, армспорт. Спартакиаданы башлап сәламләү сүзе белән район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева һәм «Алга» универсаль спорт залы директоры Рөстәм Иванов чыгыш ясады.
Чарада һәр катнашучы  күңел күтәренкелеге һәм җиңүгә зур өмет белән чыгыш ясадылар. Алар шулкадәр дустанә һәм эчкерсезлек белән ярыштылар ки,  башкаларның уңышларына да сөенеп куллар чаптылар, эмоцияләрен белдерделәр.
Күпчелек инвалид спортчылар мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашмыйлар иде, алар тәү тапкыр килүчеләр белән тәҗрибәләрен шатланып уртаклаштылар. Ярышларда спорт гаиләләре дә бар иде. Әйтик, Боерган авылыннан Кадыйровлар гаиләсеннән ире спартакиада да берничә тапкыр катнашкан, ә хатыны беренче тапкыр гына килгән булса да өстәл теннисы буенча абсолют чемпион исемен яулап алды. Мөмкинлекләре чикле гражданнар спорт бәйгесендә иң яшь катнашучы Новотроицкое авылыннан 17 яшьлек Анастасия Вафина иде, ул шулай ук бу ярышларда беренче тапкыр катнашты. Ә иң өлкән спортчы Круглое Поле авылында яшәүче Самат Абдулла улы иде.
 Инвалид-спортчылар барысы да үзләрен төрле ярышларда  сынап карарга теләделәр, шуңа күрә бер катнашучыны берничә номинациядә күрергә мөмкин иде. Барлык балларны санаганнан соң, кайбер спортчылар төрле спорт төрләрендә икешәр, хәтта өчәр медаль алдылар. Гомумкоманда зачетында җиңүне Күзкәй авыл җирлеге командасы яулады, мактаулы икенче урын бикләнлеләргә бирелде, өченче урынны Кенәз авыл җирлеге командасы алды.
Ярышар барышында спортчылар кайнар чәй белән сыйлана алдылар. Барысы да шатланып  тәм-том белән чәй эчтеләр һәм узган елгы ярышларны да искә алдылар.  Спорт мастеры, атаклы марафончы, Фирдәвес Шәиемов билгеләп үткәнчә, ярышлар ел саен үзенчәлекле, әмма һәрвакыт җылы һәм кызыклы атмосферада уза.
Әйтерсең бу спортакиада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнеке түгел, ә көчле рухлы һәм батыр йөрәкле райондашларыбызныкы иде. Аларның һәрберсе биредә җиңүче. Биредә медальләр алу мөһим түгел иде, һәркем өчен аралашу, күңел күтәренкелеге беренче урында булды. Спорт ярышлары мөмкинлекләре чикле райондашларыбызда бетмәс тәэсир калдырды һәм аларның күбесе киләсе елда да ярышларга килергә вәгъдә иттеләр.

Айсылу Закирова

/Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев