Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәзлеләр ришвәт бирми

Шушы көннәрдә Кнәз авыл җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» берләшмәсе яшүсмерләре «Коррупциягә - стоп» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Алар урамнар буенча йөреп, авылдашларына ришвәтчелек турында мәгълүмат кәгазьләре, төрле флаерлар тараттылар. Кнәзлеләр бик кызыксынып «Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә» дигән буклетны карадылар. Моннан тыш авыл җирлегендә «Ришвәт...

Шушы көннәрдә Кнәз авыл җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» берләшмәсе яшүсмерләре «Коррупциягә - стоп» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Алар урамнар буенча йөреп, авылдашларына ришвәтчелек турында мәгълүмат кәгазьләре, төрле флаерлар тараттылар. Кнәзлеләр бик кызыксынып «Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә» дигән буклетны карадылар. Моннан тыш авыл җирлегендә «Ришвәт нәрсә ул? Ул нинди аяныч хәлгә китерә?» дигән исем астында әңгәмә дә оештырылды. Чараның максаты - коррупция турында күбрәк кешегә сөйләү, аңлату һәм аны булдырмау очракларын эзләү, дип яза редакциябез почтасына хәбәрчебез Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев