Кнәздә «толерантлык агачы» үстерделәр
Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл яшьләре, үсмерләр һәм балалар белән бергә «Толерантлык агачы» дигән акция уздырдылар. Акциянең максаты кешеләр арасында яхшы мөнәсәбәт булдыру, сабырлык тәрбияләү иде. Толерантлык агачында ул көнне гадәттәгечә яфраклар түгел, ә төрле төстәге «кул»лар үсте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре акциядә катнашучыларга «Җирлегебез толерантлык территориясе булсын өчен нәрсә эшләргә...
Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл яшьләре, үсмерләр һәм балалар белән бергә «Толерантлык агачы» дигән акция уздырдылар. Акциянең максаты кешеләр арасында яхшы мөнәсәбәт булдыру, сабырлык тәрбияләү иде.
Толерантлык агачында ул көнне гадәттәгечә яфраклар түгел, ә төрле төстәге «кул»лар үсте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре акциядә катнашучыларга «Җирлегебез толерантлык территориясе булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Барысы да үз тәкъдимнәрен агачтагы «кул»ларга язды. Язулардан күренгәнчә, толерантлык өчен күп тә кирәкми икән: гафу итә белергә, башкаларның фикерен хөрмәт итәргә, сабыр һәм игелекле булырга кирәк. «Тату гаилә» дип аталган Кытай риваятендә кешеләр арасында дуслык булсын өчен йөз тапкыр яратырга, йөз тапкыр гафу итәргә, йөз тапкыр түзәргә кирәк, диелә. Акциядә катнашучылар чара ахырында бергәләп теннис уйнадылар, дип хәбәр итәләр безгә авыл җирлегеннән.
Тамара Тузеева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев