Кнәздә «Тәмәке – агу!» дип исемләнгән махсус акция уздырылды
Халыкара тәмәке тартуны ташлау көне уңаеннан, Кнәз авылы мәдәният йортында «Тәмәке - агу! Тартуыңны ташла» дип исемләнгән чара уздырылды. Әлеге чараның төп максаты - яшь буынны агитацион һәм профилактик эшчәнлеккә тарту, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү.
Махсус акциядә сыйныф җитәкчеләре белән бергә IV сыйныф укучылары, шулай ук «Татарстан» совхозы поселогының участок больницасы балалар табибы Фәридә Әхмәдова дә катнашты. Укучыларга үсмер чактан ук тәмәке тарта башлауның сәбәпләре, нинди нәтиҗәләргә китерүе, зарарлы гадәткә ничек каршы торырга кирәклеге турында сөйләнелде. Әңгәмә барышында видеофильм өзекләре кулланылды, укучыларга шулай ук никотин зарары турында презентация да күрсәтелде. Моннан тыш биредә китапханәчеләр тарафыннан «Тәмәке төтененнән башка гомер» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» берләшмәсе белән берлектә, «Татарстан» совхозы поселогында «Тәмәке - агу! Тартуыңны ташла» дип исемләнгән тәмәкегә каршы акция уздырдылар. Урамнан үтеп баручы авыл халкына тәмәке тарту нинди авыруларга китерү турында мәгълүмати кәгазьләр таратылды, статистик мәгълүматлар күрсәтелде, - дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
P. S. Акциянең фотоларын «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев