Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә чәй көнен үткәрделәр

Англия, Япония, Кытай, Үзбәкстан илләрендә чәй эчү күптәннән үзенчәлекле йолаларның берсенә, ә чәй кайнату, чын мәгънәсендә, сәнгать алымына әйләнеп килә. Бүгенге көндә бөтен дөнья буенча меңнән артык чәй сәнгате мәктәбе бар. Әлеге мәктәпләрдә чәйне ничек дөрес итеп кайнату һәм тәкъдим итүгә өйрәтәләр. Ә рус халкында самовыр янәшәсендә күмәчләр белән чәй...

Англия, Япония, Кытай, Үзбәкстан илләрендә чәй эчү күптәннән үзенчәлекле йолаларның берсенә, ә чәй кайнату, чын мәгънәсендә, сәнгать алымына әйләнеп килә. Бүгенге көндә бөтен дөнья буенча меңнән артык чәй сәнгате мәктәбе бар. Әлеге мәктәпләрдә чәйне ничек дөрес итеп кайнату һәм тәкъдим итүгә өйрәтәләр.

Ә рус халкында самовыр янәшәсендә күмәчләр белән чәй эчү элек-электән бер очрашып, рәхәтләнеп сөйләшеп утыру өчен сәбәп булган.

Кнәз мәдәният йортында оешкан «Русский звон» фольклор коллективы, халыкара чәй көне уңаеннан, бик күңелле бәйрәм үткәрде. Әлеге чара барышында хуш исле чәй эчтеләр, күмәкләшеп биеделәр, рус халык җырларын җырладылар, такмаклар әйтештеләр. Шулай ук чәй турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. Чәй эчеп, сөйләшеп-серләшеп, вакыт үткәне дә сизелмәде.

Һичшиксез, без башка бер эчемлекне дә чәй кебек эчмибез. Шушы хуш исле кайнар сыеклыктан башка бер кеше дә тора алмас кебек, - дип язган безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

P. S. Үткән чарадан күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев