Яңалыклар

Кнәздә «Чиста һәйкәл» акциясе узды

15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфган җирләреннән чыгару көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул көн алдыннан, Кнәз авыл җирлегендә «Чиста һәйкәл» дип исемләнгән акция уздырылды. Аның кысаларында һәйкәл яны территориясе кардан чистартылды, «Безне хәтерегездә саклагыз, без Ватанны сакладык» һәйкәле яны чистарып, матураеп китте. Акциядә Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре, хәрби хәрәкәтләр...

15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфган җирләреннән чыгару көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул көн алдыннан, Кнәз авыл җирлегендә «Чиста һәйкәл» дип исемләнгән акция уздырылды.

Аның кысаларында һәйкәл яны территориясе кардан чистартылды, «Безне хәтерегездә саклагыз, без Ватанны сакладык» һәйкәле яны чистарып, матураеп китте. Акциядә Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, ирекле ярдәм итүчеләр һәм волонтерлар катнашты, дип хәбәр итте Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев