Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәз яшьләре үз теләкләрен агачка «элделәр»

«Яшьләр сәламәтлеге - Россия байлыгы» акциясе кысаларында Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» оешмасы яшүсмерләре «Гомер агачы» дип исемләнгән профилактик чара үткәрделәр. Ул наркомания, алкогольле эчемлекләр куллану, тәмәке тарту кебек яман гадәтләрне булдырмауга һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлдерелде.

Чарада катнашучыларга «Ике сәгать гомерегезне нәрсәгә сарыф итә аласыз?» дигән сорауга җавап бирергә кирәк иде. Яшүсмерләргә үзләренең җавапларын яфраксыман эшләнелгән кәгазь битенә язып, ясалма агачка беркетеп куярга тәкъдим ителде. Безнең ясалма агачыбыз - ул тормыш, яшәеш, алга таба омтылыш символы булды. Уздырылган акциядә балалар гына түгел, яшүсмерләр дә, авыл яшьләре дә бик теләп катнашты.

Катнашучылар куелган сорауга җентекләп уйлап җавап эзләделәр, бер-берсе белән киңәшләшеп тә алдылар, әңгәмә дә үткәрделәр. 1 сәгать дигәндә ясалма агачыбыз яшел яфраклар белән бизәлде, матурайды, баеды. Ә балалар куелган сорауга ничек итеп җавап бирде соң? Анда түбәндәгеләр язылган иде: мин спорт белән шөгыльләнә башлар идем, тренажер залына языласым килә, кызыклы фильм карау, тәмәке тартмый торган дусларым белән вакыт уздыру, велосипедта, роликларда йөрү, күктәге йолдызларны карау, табигатькә чыгу, балык тоту, футбол, өстәл теннисы уйнау һ.б.

Чарабыз ахырында Кнәз авыл җирлеге яшүсмерләренә волонтерлар махсус буклетлар, мәгълүмати листовкалар тараттылар, сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында сөйләделәр. Соңыннан исә «НаркоСтоп» дип исемләнгән уен-викторина оештырылды. Теләүчеләр мәдәният йортында өстәл теннисы уйнады, дип яза Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев