Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәз авыл җирлегендә февраль патриотик ай дип игълан ителде

Кнәз авылы мәктәбендә «Патриот» хәрби дан музеена кайсы көннәрдә нинди сыйныф укучылары экскурсия белән киләчәге хакында план-график эленеп тора. Шушы көннәрдә генә әлеге музейга үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән 8 «Б» һәм 5 «А» сыйныф укучылары килде.

Экскурсия барышында яшүсмерләр Бөек Ватан сугышы ветераннары турында гына түгел, ә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан җирлек геройлары турында да күп мәгълүмат тупладылар. Югары сыйныф укучыларын музейда урнаштырылган экспонатлар аеруча да кызыксындырды. Алар Бөек Ватан сугышыннан ук калган гильзаларны, каскаларны, казаннарны, пычак ише әйберләрне, сугышчыларның фляжкаларын, шәхси әйберләрен карадылар, экскурсияне алып баручыга сораулар бирделәр. Экспонатлар арасында Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан райондашларыбызның да әйберләре бар: балалар монда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның пулялар белән тишелеп беткән каскаларын, десантчыларның күк төсендәге беретларын, хатлар-телеграммаларын күзәтә алды, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Сүз уңаеннан, Кнәз авыл җирлегендә сугышларда катнашкан геройларыбыз, хәрби хәрәкәтләрдә үз гомерләрен аямыйча көрәшкән сугышчыларыбыз истәлегенә күп төрле чаралар үткәрелеп тора. Күптән түгел генә Кнәз урта мәктәбе укучылары, «Родина» патриотик клубы әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, җирлекнең ветераннар советы Әфганстан җирендә геройларча һәлак булган якташыбыз Сергей Поповка багышланган митинг уздырдылар. Җыелганнарга мәдәният йорты хезмәткәрләре Сергей Поповның тормыш юлы, аның Әфганстанда кылган батырлыгы хакында сөйләделәр. Геройның ата-анасы Александр Семенович белән Вера Петровнага шундый олы йөрәкле, иле, туганнары, якыннары хакына гомерен дә аямаган герой үстергәннәре өчен олы рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

P. S. Чаралардан күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев