Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киштәләрдә яңа китаплар

Агымдагы елда район китапханәләренә 1540 яңа китап кайтты. Нигездә бу иҗтимагыйсәяси, фәнни, техник, әдәби, сәнгать, телне өйрәнү юнәлешендәге басмалар һәм мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар өчен китаплар. Әйтеп үтелгән китапларның 736сы – урыс, 804е – татар телендә.

Авыл китапханәләрендә җирле бюджет хисабына 83 төрдәге (310 экземпляр) журнал һәм газеталарга еллык язылу эше башкарылган. Республика хисабына 164 комплект (1072 экземпляр) даими матбугат чараларына язылганнар.

Узган елда исә район китапханәләренә 3780 китап һәм даими матбугат чаралары кайткан. Аларның 835ен Татарстанның милли китапханәсе тапшырган. Татарстан китап нәшриятыннан – 1228, федераль хисаптан – 701, башка чыганаклардан – 444 китап кайткан. Урыс һәм татар телендәге басмалардан тыш, китап саклагычлары чуаш телендәге – 123, мордва телендә – 14, марий телендә – 17, инглиз телендәге 336 китап белән тулыланган.

– Шушы көннәрдә районга халык авазы иҗатын: әкиятләр, әйтем-мәкаләләр, эпослар, җырлар, табышмаклар туплаган китаплар кайтты. Китапханә киштәләрендә Татарстан халыкларының урыс телендәге әкиятләр җыентыклары барлыкка киләчәк. Укучыларыбыз күңеленә татар әдәбияты классиклары: Аяз Гыйләҗев, Фәнис Яруллин, Гадел Кутуй китаплары хуш килер дип уйлыйбыз. Сүз уңаеннан, соңгы авторның «Җибәрелмәгән хатлар» лирик повесте урыс теленә тәрҗемдә кайтты. Шулай ук яңа заман әдәбиятын сөючеләр өчен Мәдинә Маликованың биш томдагы җыелмасы да табыш булачак, – дип әйтте районның үзәк китапханәләр системасының китапханәләр ф ондын туплау б елгече Гөлшат Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев