Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Киләсе елга БДИның баллары билгеле

Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы 2023-2024 уку елына югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь БДИ балларын билгеләгән. Ул боерык ведомствоның рәсми интернет-порталында басылып чыккан. “РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы карамагындагы мәгариф оешмаларында белем алуга кабул ителә торган белгечлеккә яисә әзерлек юнәлешенә туры килә торган бердәм дәүләт имтиханының минималь балларын билгеләү”, – диелә хокукый документ текстында.


Әлеге карарда җәмгыять белеме буенча минималь баллар 45 булырга тиешлеге күрсәтелгән. Тарих – 35, информатика – 44, чит тел – 30, рус теле, әдәбият, география – 40, математика, физика, биология һәм химия – 39 балл дәрәҗәсендә билгеләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев