Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләсе елда хезмәт хакы артачак

Ана капиталы, пенсия, пособие, МРОТ һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләме үсәчәк. Киләсе елдан ана капиталы, пенсия, пособие, яшәү минимумы һәм МРОТ күләме үзгәрә. Бу 3,5 миллион хезмәткәрнең эш хакы артуга китерәчәк.

“Бердәм Россия” халык программасы нигезләмәләрен алдагы ике елга федераль бюджет проектында финанслауга багышланган комиссия утырышында шул хакта хәбәр ителгән. Шулай итеп, 2023-2025 елларга бюджет проектында беренче балага ана капиталын арттыру күздә тотыла. Хәзер ул 589 мең сум тәшкил итәчәк. Шулай ук пенсияләр 4,8 процентка арта. Картлык буенча пенсиянең уртача күләме 21 мең сумнан артып китәчәк. Моннан тыш пособиеләр күләме дә үзгәрә. Аларның үсүе яшәү минимумы артуга бәйле. Сүз уңаеннан, киләсе елда ул 14 275 сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш хезмәткә түләүнең минималь күләме 15 280 сумнан 16 242 сумга җитәчәк. Бюджет проектында шулай ук бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев