Киләчәк өчен 2000 агач: Тукай районында зур күләмдә чыршы утырту узды
Яңалыклар

Киләчәк өчен 2000 агач: Тукай районында зур күләмдә чыршы утырту узды

Бүген Кече Шилнә авыл җирлегендә нарат урманында зур күләмдә чыршы утырту булды.

Чара Алабуга урманчылыгы тарафыннан Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында оештырылды.  
Агач утыртуда катнашырга һәм табигатьне саклауга үз өлешләрен кертергә авыл җирлеге, Яр Чаллы һәм Казан халкы килгән иде.  
Авылның өлкән яшьтәге кешеләре тарихлары белән уртаклашканнар: 1903 елда аларның ата-бабалары биредә беренче тапкыр агач утыртканнар, һәм хәзер бу гасырлык наратлар буыннар хәтерен саклаучылар булып киткәннәр.  

Бу көнне волонтерлар һәм җирле халык Алабуга урман хуҗалыгы биргән 2000нән артык чыршы үсентесе утыртты. Һәр яңа агач-киләчәккә өлеш кертү һәм үткәнгә хөрмәт күрсәтү.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев