Кибеттә товарларга маркировка ни өчен кирәк?
Бүгенге көндә азык-төлек кибетенә кергәч, товарларда квадрат кодларны күрергә күнегеп беттек. Бу — гади бизәк түгел, ә продукциянең «паспорты». Россиядә киң колач алган «Гадел билге» (Честный знак) системасы безнең кәрзиннәргә сыйфатсыз товар эләгүдән саклый.

Сезгә вакыты чыккан ризык сата алмыйлар. Касса мондый товарны «үткәрми». Әйтик, кибет киштәсендә вакыты чыккан сөт яки казылык калган, ди. Сатучы ялгыш яки белә торып аны кассадан үткәрергә тырышса да, система сатуны булдырмый. Ягъни, яраклылык вакыты узган товарны сатып алу физик яктан мөмкин түгел. Бу — агуланулардан саклауның иң ышанычлы ысулы.
Сыйфатны тикшерү өчен лаборатория белгече булырга кирәкми. Сезгә бары тик App Store, RuStore яки башка кибетләрдән «Гадел билге» кушымтасын йөкләргә генә кирәк. Смартфон камерасын товардагы кодка юнәлтәсез һәм экранда түбәндәгеләрне күрәсез:
- Составында чынлап та сыер маемы, әллә пальма мае кушылганмы?
- Чимал кайдан алынган һәм аны кем ясаган?
- Продуктның заводтан кибеткә кадәрге бөтен хәрәкәт тарихы.
- Товарның законлы һәм куркынычсыз булуын раслаучы документлар.
Бүген маркировка исемлегенә сөт ризыклары, балык, су, баллы эчемлекләр, балалар туклануы һәм хәтта икмәк эшләнмәләре дә керә. Бу исемлек елдан-ел арта бара.
Цифрлы маркировкалау — ул базарны «чистарту» дигән сүз. Ялган (контрафакт) товарлар ясаучылар өчен юл ябыла. Нәтиҗәдә: сатып алучы сыйфатлы товарга ышана, дәүләт базардагы хәлне контрольдә тота, җитештерүче үз брендының абруен саклый.
Азык-төлек маркировкасы — ул гади генә код түгел, ул безнең куркынычсызлык һәм саулык гарантиясе. Кибеткә барганда, телефондагы кушымтаны ачарга онытмагыз!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев