Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

Элек-электән табиб, шәфкать туташы изге кешеләрдән саналган, чөнки без аларга гомеребезне ышанып тапшырабыз. Аларның шифалы куллары, игелекле йөрәкләре безне авырулардан коткара. Мең-мең рәхмәтләр сезгә! 

Быел исә ак халатлы һөнәр ияләренең бәйрәме гаять куркыныч шартларда үтә. Һәркайда – шәһәрләрдә, районнарда бу изге җаннар, фронттагы сыман, авырулар гомере өчен көрәшә. Әлбәттә, коронавирусны җиңү өчен бик зур оешканлык кирәк. Район дәваханәсе дә «COVID-19» диагнозлы пациентлар белән эшләүдә зур тырышлык күрсәтә. Табибларның эше нәтиҗәле булсын өчен, республика җитәкчелеге белән беррәттән, без дә күп көч куябыз, аларга тиешле шартлар тудырабыз. 
Үзем, гаиләм, район халкы исеменнән хөрмәтле медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм, изге теләкләремне юллыйм.

Район башлыгы Фаил КАМАЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев