Яңалыклар

“Хозур ТВ” балалар өчен кастинг игълан итә

Кастингка 7-8 яшьлек балалар чакырыла.

“Хозур ТВ” мөселман телеканалы тапшырулар циклы алып бару өчен балалар өчен кастинг игълан итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кастингка 7-8 яшьлек балалар чакырыла (1-2 сыйныф).

Кастингта катнашу өчен, катнашучы турында кыскача мәгълүмат һәм телефон номерын күрсәтеп, гаризаны һәм баланың рәсемен 20 ноябрьгә кадәр “Кастинг дети” тамгасы белән tv@huzur.ru почтасына җибәрергә кирәк. Төп таләп – яше туры килү.

Анкеталарны алганнан соң, телеканал белгечләре катнашучылар белән элемтәгә керәчәк һәм 26 ноябрьдә Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт адресында узачак кастингның икенче этабына чакырачаклар.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев